Быел “Үлемсез полк” онлайн форматта гына үтәчәк. Мондый карар хәвефсезлекне тәэмин итүгә бәйле, дип хәбәр иткән Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаева.
Бу чара соңгы тапкыр 2022 елда урамнарда йөрү форматында узган иде.
“Үлемсез полк” акциясе 2012 елда оештырылды. Бу акция барышында катнашучылар урамнар буйлап Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын күтәреп йөри.
2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе аркасында ул онлайн форматта узды. Былтыр оештыручылар аны урамнарда уздырудан баш тартты.
Чыганак: rbc.ru