Биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, “Ак барс” хоккей командасының элеккеге капитаны Данис Зарипов “Бердәм Русия” партиясеннән Татарстанның Дәүләт Советына депутат булырга җыена. Спортчы праймеризда катнашу өчен документлар тапшырган.
“Бөтен ил буенча физик культура һәм спортны үстерү белән шөгыльләнергә телим. Балалар хоккеена һәм гомумән балалар спортына аерым игътибар бирергә планлаштырам. Спорт объектлары санын арттыру һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим”, - дигән “Ак барс”ның элеккеге капитаны. Аңа яшь спортчыларның әти-әниләре ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә икән. “Балаларына шөгыльләнергә урын юк, конкурстан үтә алмыйлар, - ди ул. – Клубларны ремонтлап, секцияләр күбрәк ачсак, балаларның спорт белән шөгыльләнер урыннары булыр иде”.
Кандидатларны сайлау 20-26 майда рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән узачак. 27 майга алдан тавыш бирүгә йомгак ясау планлаштырыла.
Чыганак: business-gazeta.ru