“Президент-отель”дә "Яшьләр сәясәте: заман һәм мөмкинлекләр" дип аталган стратегик сессия башланды. Анда республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов чыгыш ясады. Ул яшьләр сәясәтенең мөһимлеге һәм алда торган бурычлар хакында әйтте. Яшьләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров конкрет эшләр хакында сөйләде. Бу өлкәдә республикада 1500 белгеч эшли икән. Алар заманча эшнең метод, формаларын файдаланалар. Яшьләр белән якыннан эшләүнең юллары билгеләнде. Патриотик тәрбия бирү мөһимлеген ассызыклады.
Яшьләр өчен проектлар, грантлар хакында сөйләнде. Волонтерлык хәрәкәте нең дә зур мөмкинлекләре бар."Русия студент язы" программасы да җәелә бара. Спикерлар сорауларга җавап бирде, кызыклы тәкьдимнәр кертелде.