Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель , 14:55

Вакланган сарымсакны ничек сакларга?

Дәүләкән районының Имай-Кармалы авылыннан Гази абый Мәгасумов шундый сорау бирде.

Вакланган сарымсакны ничек сакларга?
Вакланган сарымсакны ничек сакларга?

    Хәерле көн, минем яраткан “Өмет”челәрем! Дәүләкән районының Имай-Кармалы авылыннан Гази абыегыз Мәгасумов борчый сезне. Бер соравым бар иде – ит тарткычтан үткәрелгән сарымсакны ничек сакларга ул, балалар?

   Сарымсакны кем ничек булдыра ала, шулай саклый, Гази абый: бөтен килеш – һава  керерлек тартмага салып, җиләс урынга куялар. Банкага салып, өстен марля белән каплап куючылар да бар. Ә менә вакланган, ит тарткычтан үткәрелгән сарымсакны саклау буенча бу эшне яхшы белгән хуҗабикәләрдән сораштырдык. Алар болай киңәш итә:

  • Сарымсакны чистартыгыз. Ит тарттыргыч аша үткәрегез. Аны банкага салып суыткычта саклагыз. Ризык пешергәндә бал калаклап  алып, ризык янына салып җибәрегез.
  • Вакланган сарымсакны озаграк саклау өчен туңдыргычта сакларга була.

    Сарымсак белән ризыклар тәмлерәк тә, ул файдалы да. Ләкин күпләр аны дөрес сакламый.  Шуңа күрә соңгысы – вакланган, ит тарткычтан үткәрелгән сарымсак  хуҗабикәләр арасында аеруча популяр. Сарымсак кышкы салкыннарда организмны җылытып, ризыкларның тәмен баетып кына калмый, ул вируслар белән көрәшергә ярдәм итә. Дөрес, ул еш кына язга кадәр сакланмый. Шуңа күрә аны озак саклауның тагын бер ысулы  бер ысулы – өйдә  ясалган сарымсак пастасы. Моның өчен:

  • иң зур сарымсак башларын сайлап алабыз – алар белән эшләү уңайлырак;
  • кабыгыннан чистартабыз һәм тешләргә бүләбез;
  • сөлге белән корытабыз.

     Сарымсак пастасының барлык төрләрен дә блендер белән әзерлиләр. Ит тарткыч әйбәт, әмма болай иткәндә крем формасындагы консистенциягә ирешеп булмый. Шуңа күрә сарымсак тешләрен блендерга салып, бертөрле массага җиткәнче әйләндерәбез.

  • шулай итеп, ике ингредиенттан хуш исле паста ясап була: 250 грамм сарымсакка 2 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн мае кушабыз. Күпереп торган, майлы пюрега әйләнгәнче әйләндерәбез.

  Бөтен процесс, әзерлек этабы белән бергә, 15 минуттан артык вакытны алмый.

Фото: pokayadoma.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: