Шушы көннәрдә Мәләвез районы хакимияте башлыгының элеккеге урынбасарын зур ришвәт өчен 9 ел 3 айга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.
Ир-ат үзе һәм арадашчы аша аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепле дип табылган.
Судта 2021 елның мартында җитәкченең коммерция оешмасы директорыннан Богородское авылында суүткәргеч төзү буенча килешү бәясен арттырган өчен бүләккә 149 мең сумлык суыткыч һәм йөгерү юлы (беговая дорожка) алуы ачыкланган.
Башка эшкуарларның да игелеген күргән - автомобиль юлын ремонтлау буенча башкарылган эшләр актларына кул куйган өчен йорт алдын пыяла белән каплау өчен 200 мең сум күләмендә пластик тәрәзә конструкциясе алган. Ятимнәргә 10 фатир бирергә тиешле төзүчедән, җитешсез якларына игътибар итмәскә вәгъдә биреп, торак кабул иткән өчен 2 млн сум сораган.
Соңгы тапкыр ришвәт алган вакытта арадашчыны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлый. Гаепләнүче әлеге җинаятьләрне эшләүдә өлешчә гаепле булуын таныган. Ир-атны суд залында сак астына алалар.
Җәзасын үтәгәннән соң аңа 5 ел дәвамында җитәкче вазифаларында эшләү тыела.
Чыганак: БашДТП