Русиядә җинаять кылган мигрантларны Русия гражданлыгыннан мәхрүм итәләр. Мәскәү шәһәрендә наркотиклар белән тотылган ике мигрантның паспортларын тартып алганнар, Чиләбедә исә хәрби исәпкә басудан качып йөргән мигрантлар гражданлыксыз калган.
Русиядә “РФда гражданлык турындагы” закон үз көченә керде. Законның яңа төзәтмәсендә “РФ гражданлыгын туктату” дигән термин бар. Бу берничә очракта мөмкин. Беренчесе: кешенең үз теләге буенча. Кешенең Русия алдында бурычы булырга тиеш түгел. Әйтик, 30 яшкә кадәрге ир-егетләрнең хәрби билеты булырга тиеш. Ул хәрби бурычын үтәргә тиеш.
Икенчедән, чит илдән килүчеләр Русия гражданлыгы алганда үзе турында ялган мәгълүматлар бирсә. Әйтик, хатын-кызлар фамилиясен үзгәрткәнне әйтмәсә, яисә ялган документлар кулланып йөргән булса, гражданлык алганнан соң ун ел эчендә билгеле булса, аны Русия гражданлыгыннан мәхрүм итәләр. Мондый мәгълүматлар гадәттә пенсиягә чыкканда мәгълүм була.
Чыганак: ufa1.ru