Җәмгыять
23 апрель 2024, 05:49

"Крокус өчен үч алачакбыз!"

Көн саен фронтка бер батальон юллана.

"Крокус өчен үч алачакбыз!""Крокус өчен үч алачакбыз!"
"Крокус өчен үч алачакбыз!"

2024 елның өч аенда РФ Оборона министрлыгы белән 100 меңнән артык кеше контракт төзегән. Көн саен сайлау пунктларына 1700 ләп кеше килә, дип хәбәр иткәннәр министрлыкта.

“Крокус Сити Холл” концерт залында теракт булганнан соң хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр арткан. Ун көн эчендә генә 16 мең кеше фронтка юллану турында карар иткән. Сөйләшүләр вакытында кандидатларның күбесе 22 мартта булган теракт өчен үч алырга теләүләре турында белдерә.

“Бер батальонда – 150-500 кеше, - диләр хәрбиләр. – Көн саен 1700 кеше контракт төзергә теләк белдерә. Аларны сәламәтлеге торышы һәм башка сәбәпләр белән генә сайлап алганда да көн саен фронтка бер батальон юллана дигән сүз”.

РФ Оборона министры Сергей Шойгу 2023 елның декабрь аена 650 мең яугирнең хәрби тәҗрибә туплавы турында белдерде. Русия армиясе бүген дөньядагы иң көчле армия.

2024 елның азагына кадәр РФ Кораллы Көчләре ике гомум гаскәрле армия, 30 соединение (шул исәптән 14 дивизия һәм 16 бригада) төзергә планлаштыра.

Сергей Шойгу 2023 елда 540 мең кешенең контракт буенча хезмәткә юллануы турында әйткән иде. Бу резерв армия булдырырга ярдәм иткән. 2024 елның ахырына кадәр контрактчылар саны 745 меңгә җитәчәк, диде ул.

18 яше тулган һәм яшьләре 65 яшькә кадәр булган  ир-егетләр РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзи ала.  Хатын-кызлар – 45 яшькә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас