Уфа районы Жуково авылы мәктәбенең алтынчы классында белем алучы дүрт сыйныфташ кыз менә инде дүрт ай дәвамында алгы сызыктагы хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрә.
Кызлар дәресләрдән соң ике сәгатькә мәктәптә кала. Бер зур челтәрне алар җиде көн үрә. Челтәрләр үрергә аларны биредә, мәктәптә, өйрәткәннәр һәм шартлар да тудырганнар. Ата-аналар мондый башлангычка шат һәм алар балаларны хуплый. Ильяс Батыргәрәев төшергән видеода бу хакта күбрәк мәгълүмат бар.
Рәхмәт, кызлар! Тылда илебез җиңүенә өлеш керткән һәркем алдында баш иябез!
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.