2023 елда "Яшел Башкортстан" экологик акциясе язгы-көзге чорларда 22 апрель - 13 майга һәм 2 сентябрь - 7 октябрьгә кадәр республиканың барлык районнарында да үтте. Акциядә җәмәгатьчелек һәм һәм ихаталар төрриторияләрендә агач-куаклар утыртылды, яңа аллеялар ясалды . Чараларда 152 мең кеше һәм 7700 махсуслашкан оешма катнашты. 2700 техника ярдәмендә 122 тематик аллея ясалды, 34 мең агач һәм 217 меңнән күбрәк төрле үсенте утыртылды. Урамнарда каштан, алмагач һәм чаганның яңа декоратив сортлары пәйда булды .
22 апрельдән 13 майга кадәр үткән язгы акциядә 107 мең кеше катнашлыгында 27 мең агач һәм 140 мең үсенте утыртылды, 76 яңа тематик аллея пәйда булды.
Әйтергә кирәк, республикада яшелләндерү эшләре Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров инициативасы буенча башкарыла. "Республика шәһәрләре һәм районнарында 85 тематик аллея барлыкка килде. Аларның күпчелеге төрле чорлардагы геройларга багышланган. Бу - буыннарның яхшы истәлеге, яшь буыннар игътибарына якташларыбызның батырлыгын тапшыруның яхшы ысулы. Хәзер исә утыртылган үсентеләрне тәрбияләргә, сакларга кирәк. Без бергәләшеп Башкортстаныбызны матуррак һәм ямьлерәк ясыйбыз",-диде Радий Хәбиров.
Фото:vatandash.ru