Чакмагыш үзәк китапханәсендә авылдашым, Калмашбаш авылының сәләтле шагыйрәсе Нәфисә Гомәрованың китап туе булып узды.
Туры сүзле, гадел, игелекле, һәрьяклап талантлы һәм гаять сөйкемле Нәфисә апа Гомәрованың җанын ярып туган шигырьләре тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган. Автор яшәешебезнең мәгънәсе хакында тирәнтен уйлана, үзе өчен ачкан уйлы-фикерле дөньяга безне дә ияртә. Нәфисә апаның тормыш фәлсәфәсе дә, кичергән тирән фаҗигаләре дә, татыган бәхетле мизгелләре дә – барсы да аның шигъри юлларында.
Күп кенә кешеләр шигъри сәләт белән туа диләр, бәлки, бу дөрестер дә. Кечкенәдән үк яки күңелендә тәүге сөю уты кабынганнан соң шигырь яза башлаучылар бихисап. Тик Нәфисә апада шигырь язу сәләте шактый соң, сөекле улының вакытсыз вафатыннан соң ачыла...
Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә сынауларны үзе күтәрә алырлык кына бирә, диләр. Нәфисә апага сынаулар аллы-артлы килә: сөекле улы Ремил, аннан ире Әсгать абыйның вафаты, инде килеп 20 яшен яңа тутырган оныгы Тимурның Украинада махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булуы... Боларның барсын да Нәфисә апага нихәл күтәрергә? Әнә шул бар кайгы-кичерешләрен үзенең җанында яралган шигырьләренә салып бирә алуы гына сынмаска-сыгылмаска ярдәм итәдер бу нәфис затка. “Балан ачысы” дип аталган шигырьләр китабын Нәфисә ханым оныгына – Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туып-үскән һәм гомере чәчәккә бөреләнеп, ачылырга өлгерми дә калган Тимур Азат улы Хисмәтуллинга багышлаган.
Нәфисә Гомәрованың район үзәк китапханәсендә үткән китап туена Тимурның әти-әнисе: Нәфисә апаның кызы Резеда, кияве Азат, оныгы Айнур, туганнары, дуслары, укытучылары, ул белем алган колледж студентлары һ.б. җыелган иде. Барсы да Тимурны яраткан, хөрмәт иткән һәм сагынган кешеләр...
Китапханә җитәкчесе Алсу Радик кызы Гәрәеваның җылы сәләмләвеннән соң сүз Нәфисә ханыма бирелде.
-Тормыш иптәшем Әсгать Дәүли улы белән дүрт ул үстердек. Иремнең абыйсы майор иде, аның үрнәгендәдер, улларыбыз да, оныкларыбыз да “туган илне саклау – изге бурыч” дип инанып үстеләр. Оныгым Тимур исә кечкенәдән гел елмаеп торучы бала иде. Мин сөйлим, ул исә аска гына карап тора, сөйләп беткәч кенә башын күтәреп, елмаеп җавап бирә дә, тагын аска карый, шулкадәр оялчан иде үзе. Әле Чакмагыш агротехнология колледжында белем ала иде, илебез дошманнар белән алышка күтәрелгәч, ул СВОга китәргә теләк белдереп, гариза язган. Шулай итеп, һушларыбызны алды бала. “Нәнәй, сезнең тынычлыкны мин сакламасам, кем саклар?”,- дигән сорау биргәч, ризалашмый чарабыз калмады. Үткән елның беренче февралендә отпускка кайтты, паспортын алыштырды, ә сентябрь аенда аны без мәңгелек йортына озаттык...
Нәфисә апа оныгына багышлап язган шигырен укып ишеттерүгә залдагыларның күзенә яшь тыгылды...
Чакмагыштан илебез тынычлыгын сакларга киткән егетләребез, аларның ата-аналары, гаиләләре белән район хакимияте тыгыз бәйләнештә тора. Даими рәвештә фронтка гуманитар ярдәмнәр озатыла, район җитәкчеләре үзләре дә барып, хәрбиләребезнең хәлләрен белешеп тора. Кызганычка каршы, югалтулар да бар һәм район хакимияте, җәмәгатьчелек мәрхүмнәрнең якыннарына тиешле ярдәмне күрсәтеп тора. Әлеге чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Шакирова чыгыш ясады һәм Тимур һәм аның якыннары турында җылы сүзләр әйтте.
- Батыр булу авыр да, җиңел дә. Авыр, чөнки син үз-үзеңне җиңеп, батырлыклар эшләргә әзер булырга тиешсең. Җиңел, чөнки синең күз алдыңда үзең сакларга тиеш булган туган илең, якыннарың тора. Бүген бездә бик мөһим, дулкынландыргыч чара – яу яланында батырларча һәлак булган Тимур Хисмәтуллинның нәнәсе Нәфисә апаның уйлану-хыялларын үз эченә алган “Балан ачысы” дип аталган китабының исем туе бара. Сугышта һәлак булган Тимурның һ.б. егетләребезнең намуслы ил сакчылары, чын патриотлар булуына дан җырлаган, тирән уйларга салган китап туе бу,- диде Светлана Фларис кызы.- Ул 4 дәрәҗә Георгий тәресенә лаек булган, ә мондый наградага атакага беренчеләрдән барып, зур батырлыклар күрсәтеп кенә лаек булалар. Тимурның батыр булуына аптырыйсы да түгел, чөнки аның якыннары да намуслы, җаваплылык хисенә ия булган илебезнең чын патриотлары.
Тимурның Имәнлекул урта мәктәбендә сыйныф җитәкчесе булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Надик кызы чыгышы хатирәләргә салды:
-“Юк” дигән сүз безнең Тимур өчен ят иде! Сыйныфта иң акыллысы, иң сабыры һәм гадие ул булды. Чөнки гаиләсе шундый – әти-әнисе Резеда һәм Азат, абыйсы Айнур да кешелекле, ярдәмчелләр. Тимур мәктәптә барлык чараларда актив катнашты, җитмәсә, ул стена гәзитләрен яратып эшли-бизи һәм горурланып алып килә иде. Шундый асыл егетебезнең китеп баруына күңел ышанмый...
Тимурны Чакмагыш агротехнология колледжында да барсы да хөрмәт иткән һәм бүген дә аны барлык студентларга үрнәк итеп куялар. Колледжда аның сыйныф җитәкчесе булган Альберт Анатольевич Каникеев сөйләгәнне залдагылар тын да алмый тыңлады:
-Тыныч, ипле бу егеткә мин шунда ук игътибар иттем, менә ул чын егетләр нинди була дип сокландым,- дип сүзен башлады укытучы.- Нинди эш кушылса да, кире кага белми иде Тимур. Дәрес калдыруның нәрсә икәнен белмәде. Бер очракны искә төшереп үтим әле: көннәрнең берсендә дүртенче парны укытырга кердем, парта артында Хисмәтуллин берүзе утыра, башкалар дәрестән качышып беткән. Менә нинди җаваплы егет иде ул. Дүртенче курста, СВО башлангач та, Тимурыбыз аеруча җитдиләнде, ә көннәрдән-бер көнне: “Альберт абый, мин илебездә мондый хәл булганда тыныч яши алмыйм, контракт төзеп яуга китәм”,- диде. “Укуыңны тәмамла, аннан барырсыз!”- дигән сүзләремә аның җавабы кыска булды: “Илебезне без сакламасак, кем саклар?” Шундый чын патриот тәрбияләп үстергән якыннары алдында барыбыз да баш иябез. Героебызның исемен мәңгеләштерү максатында колледжыбызда “Хәтер партасы” һәм махсус стенд эшләдек, даими рәвештә “Батырлык дәресләре” үткәрәбез. Бүгенге студентларга стендтан Герой-солдатның күзләре сынау белән карый, батырлыкларга дәшә кебек.
Колледж студентлары бу көнне кунаклар алдында патриотик җыр белән чыгыш ясадылар.
Сабырлык, түземлек, күңел түрендәге өмет яшәтә аналарны. Нәфисә апаның шигырьләрендә дә тормышның сынауларын лаеклы үтәргә, авырлыклардан сыгылып төшми алга барырга чакыру яңгырый. Шигъри юлларда авторның туган ягын, анда яшәүче кешеләрне данлау, тормыштагы тискәре күренешләрне шелтәләү, тәнкыйтьләү да ярылып ята. Дин, иман темасына язылган шигырьләре иҗатында аерым урын алып тора. Калмашбашта үткән һәр чарада авылдашлары аның үзе язган шигырьләрен укуын көтеп ала. Моннан тыш, әле ул авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрдә уйный, җырлый, шулай ук гармунда, синтезаторда, мандолинада һәм кубызда да уйный.
Нәфисә апаның таланты киңкырлы, дидек. Шигырь язудан, бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләреннән буш вакытларында ул әллә ничә төрле (!) ысул белән чигәргә дә, башлык, кофталар, жилетлар, оныкларына күлмәкләр бәйләп кидерергә өлгерә. Менә шундый ул – Нәфисә Николай кызы Гомәрова.
“Балан ачысы” дип аталган шигырьләр китабы – Нәфисә апаның тәүге иҗат басмасы. Беренчесе соңгысы булмасын! Илебез күге тынычлансын, аналар башкача бервакытта да күз яше түкмәсен! Китапларыгыз тагын-тагын да басылып торсын, иҗат чишмәләрегез киңәйсен һәм тирәнәя барсын, Нәфисә апа!
Гөлара Арсланова.