Җәмгыять
21 апрель 2024, 10:25

Зур бәлеш пешерә беләсезме?

Әллә өйрәнергә вакытмы?

Зур бәлеш пешерә беләсезме?Зур бәлеш пешерә беләсезме?
Зур бәлеш пешерә беләсезме?

Дуслар, зур бәлеш пешерә беләсезме? Ничегрәк килеп чыга? Пешеренергә яраткан хуҗабикәләр өчен Халисә ападан  шушы рецептны тәкъдим итәбез.

 Камыр өчен: савытка 2 йомырка сытып, тоз салып, 100 г үсемлек мае яисә ак май, 200–250 мл су кушып, яхшылап болгатабыз. Аннары он  салып, камыр басабыз.

Эчлек: ит – 1,5–2 кг, бәрәңге – 1,5–2 кг, башлы суган – 300 г, шулпа – 400 мл, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы болайрак:  камырны 3кә бүләбез, зуррак өлешен 4–5 мм калынлыкта таба кырыеннан бераз чыгып торырлык итеп җәябез.

Ит белән бәрәңгене шакмаклап турыйбыз һәм икесен бергә кушып болгатабыз. Ваклап туралган суган, тоз, борыч кушабыз. Әзер эчлекне табадагы камырга өеп салабыз һәм камырның кырыйларын күтәртеп бөгәбез. Аннары кечерәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә ябабыз, читләрен чеметеп ябыштырабыз.

Капкачны уртадан тишеп, калган кечкенә камырдан бөке әвәләп, каплап куябыз. Бәлешнең өстен майлап, мичкә тыгабыз.

Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, дымлы кәгазь ябарга мөмкин. Бәлешне 1–1,5 сәгать тотканнан соң, мичтән алып, бөкесен ачабыз һәм алдан әзерләп куйган шулпаны салабыз да, бөкесен ябып, пешеп чыкканчы мичтә тотабыз.

Бәлешне табынга үз табасында чыгарабыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас