+21 °С
Болытлы
Башкортстанда коткаручылар йортсыз, хуҗасыз эткә өч метрлы суүткәргеч люктан чыгарга ярдәм иттеләр. Нәрсә эшләп, ни рәвешле анда төшеп киткәндер ул, билгесез.
Бу хәл Белорет шәһәренең Электрификация урамында булган. Нәкъ шунда Акбай куркыныч тозакка эләккән дә инде. Дүрт аяклы җан иясен баскыч ярдәмендә эвакуацияләгәннәр. Аңа зыян килмәгән.