Җәмгыять
21 апрель 2024, 16:50

Гыйнвар-февральдә Башкортстанда 2,7 мең пар аерылышкан 

Бу сан 2023 елның шул чорына караганда 13 процентка күбрәк. 

Гыйнвар-февральдә Башкортстанда 2,7 мең пар аерылышканГыйнвар-февральдә Башкортстанда 2,7 мең пар аерылышкан
Гыйнвар-февральдә Башкортстанда 2,7 мең пар аерылышкан 

2024 елның гыйнвар—февралендә Башкортстанда 2,7 мең пар аерылган. Бу сан үткән елның шул ук айларына караганда 12,8%ка күбрәк. Былтыр исә 2,4 мең пар аерылышкан.

Росстат мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округында аерылышучылар саны 4,4% ка, 18,5 меңгә кадәр арткан. Иң күбе Удмуртиядә — 23,6%, Башкортстан бу динамика буенча икенче урында, өченче урында Ульяновск өлкәсе, анда аерылышулар саны 8,2% ка арткан.

Аерылышучылар кимегән өлкәләр дә бар. Татарстанда -6,4 процентка, Чувашиядә - 2,9 процентка һәм Киров өлкәсендә - 2,7 процентка кимегән.

Фото: РБК Уфа.

Чыганак: ufa.rbc.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас