+21 °С
Болытлы
Бүген төнлә Башкортстанда күп фатирлы йортта янгында 55 яшьлек ир-ат һәлак булды, дип хәбәр итә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Фаҗига Уфа районының Булгаково авылында Дорожная урамында булган.
Ялкын өй эчендә 5 кв.метр мәйдандагы милеккә зыян китергән. Һәм иң аянычы – коткаручылар йорттан җансыз-тынсыз ир-ат гәүдәсен чыгарганнар.
Янгынның беренчел сәбәбе – саксыз тәмәке тарту. Хәзер бу хәлне тикшерү бара.