Республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге рәсми делегация “ИННОПРОМ. Үзәк Азия” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Ташкентка килде.
"ИННОПРОМ. Үзәк Азия” Үзбәкстан башкаласында иртәгә, 22 апрельдә ачылачак һәм үз эшен 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Масштаблы күргәзмәне үткәрүнең төп максаты – сәнәгать хезмәттәшлеген киңәйтү, сәнәгать үсешенең яңа нокталарын билгеләү, шулай ук уртак җитештерүләр булдыру.
Башкортстан делегациясе составында дәүләт хакимияте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук 66 төрле предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бар.