Җәмгыять
21 апрель 2024, 13:55

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җирле үзидарә көне белән котлады.

Аның котлавында болай диелә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җирле үзидарә көне белән котлады.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җирле үзидарә көне белән котлады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җирле үзидарә көне белән котлады.

Кадерле дуслар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәтебез шәһәрләребез һәм авылларыбыз үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертә. Сезнең карарларыгызга, оператив һәм җайга салынган эшегезгә юлларның, коммуналь һәм транспорт инфраструктурасының торышы, территорияләрне төзекләндерү һәм җирле әһәмияттәге башка күп кенә мәсьәләләрне хәл итү бәйле.

Җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренә югары профессионализм, командада эш итү осталыгы, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәм. Соңгы еллардагы вакыйгалар безне тагын да бердәмрәк, көчлерәк итте, илебез һәм халкыбыз өчен горурлык тудырды.

Без барыбыз да бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Һәм сез моның өчен күп эшләр башкарасыз, җиңүебезне якынайтасыз.

Сезгә нык сәламәтлек, туган Башкортостан һәм бөтен Русия халкы файдасына мөһим хезмәттә уңышлар телим!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас