Русия Президенты Владимир Путин "Федераль судлар судьяларын билгеләү һәм Русия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегияләрендә Русия Федерациясе Президенты вәкилләре турында"гы Указга кул куйды. Документ нигезендә Күмертау районара суды рәисе урынбасары итеп Рамил Сәфәров билгеләнде. "Эдуард Додин, Роман Лазарев, Светлана Терер, Денис Фарраховны Башкортстан Республикасы Югары суды судьялары итеп билгеләргә", — диелгән дәүләт башлыгы Указында.
Русия Президентының шул ук Указы белән Уфаның Ленин районы судьясы итеп Ольга Тангаева, Салават шәһәр суды судьясы итеп Гөлсинә Мәрданова, Уфаның Совет суды судьясы итеп Валерия Стахеева, Стәрлетамак шәһәр суды судьясы итеп Дмитрий Солдатов билгеләнде. Алина Нуртдинова Башкортстан Республикасы Арбитраж суды судьясы итеп билгеләнде.
Чыганак: bashinform.ru