Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 15:13

Умарта кортлары яклауга мохтаҗ!

   Башкортстанда законсыз кертелгән бал кортларына урын юк!

Умарта кортлары яклауга мохтаҗ!
Умарта кортлары яклауга мохтаҗ!

Башкортстанда законсыз кертелгән бал кортларына урын юк!

   Менә күп еллар дәвамында инде Башкортстанга Азия һәм Русиянең көньяк төбәкләреннән көньяк нәселле бал кортларын кертү бара. Еш кына бу эш бернинди контрольсез һәм ветеринария таләпләрен санга сукмый башкарыла. Ә бит бүген нәкъ менә көньяктан бал кортлары өчен куркыныч тудыручы тропилелапсоз дигән авыру куркыныч белән яный. “Аның бөтен умарталыкны юк итү куркынычы зур”, ди белгечләр.

   -2022 елда бу чир хакында билгеле булгач күпләр игътибарга алмады, ләкин юкка гына. Бүгенге көндә аннан бик күп умарталыклар зур зыян күрде. Шуңа да без законсыз рәвештә республикага бал кортлары кертүне тыю яклы,- ди бу уңайдан Русия Умартачылар союзының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Алексей Самойлов.

Фото: pravitelstvorb

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: