+4 °С
Болытлы
Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Геннадий Семигин белән очрашты.
Русия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, “Дөреслек яклы Русия – Патриотлар – Хаклык өчен” партиясе рәистәше Геннадий Семигин белән очрашуда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, партиянең республика бүлекчәсе эшчәнлеге, республиканың икътисади үсеше хакында сүз барды.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров Геннадий Семигинга Салават Юлаев орденын тапшырды.
Фото: glavarb.ru