Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 15:49

Милли кием тегүчеләр артачак!

   Башкортстанда милли кием тегүче осталарны әзерләү эшен торгызачаклар.

Милли кием тегүчеләр артачак!
Милли кием тегүчеләр артачак!

   Башкортстанда милли кием тегүче осталарны әзерләү эшен торгызачаклар.

   Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БРның Милли музеенда милли киемнәр һәм бизәнгечләр әзерләүче осталар белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

   “Селтәр” башкорт киеме студиясе вәкилләре (алар башкорт костюмын торгызу, саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә) төбәк Башлыгына республикада Милли кием көнен булдырганы өчен рәхмәт белдерде.

   Алар фикеренчә, бу осталарда эшкә дәрт уятты һәм аларның эшенең мәртәбәле икәнен күрсәтте. Алар Русия Президенты грантына тормышка ашырылган “Башкорт тукыма шәле” дип аталган укыту проектын тәмамлаган. Бу шәлләрне әзерләүгә 8 яшьтән алып 86 яшкә кадәрге 100 кеше өйрәнгән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: