Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 12:05

Көчле ташкын көтелмиме?

Очрашу барышында республика башлыгына бу хакта да сораулар бирелде.

Көчле ташкын көтелмиме?
Көчле ташкын көтелмиме?

Очрашу барышында республика башлыгына бу хакта да сораулар бирелде.

   Радий Хәбиров атна ахырына һава температурасының +25 градуска кадәр күтәреләчәген билгеләде.

   “Карның кинәт эрүе, җирнең исә әлегә туң булуы аркасында су басулар булмас дип әйтеп булмый,- дип җавап бирде журналистларга Радий Хәбиров.- Шул ук вакытта су басу мөмкинлеге күзәтелгән урыннарда яшәүчеләр бу хакта белә: андый урыннарда һәр биш-ун-егерме ел саен бу хәл кабатлана килә. Кешеләр кисәтелгән. Оренбург яки Курган өлкәсендәге кебек хәвефләр Башкортстанда күзәтелми. Бездә берничә бакчачылык ширкатен су басты, ләкин бу статистика кысаларында. Мин һәр көнне догалар укыйм, чөнки суның иң югары күтәрелү ноктасы 20-21 апрельләрдә көтелә. Атна ахырында без: “Аллаһка шөкер, бу хәл тәмамланды” дип әйтә алачакбыз, ләкин әлегә тынычланып булмый”...

Фото: ya.ru

     

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: