Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 12:30

Ачыктан-ачык җавап

Кичә, 18 апрель көнне, Республика Башлыгы Радий Хабировның Уфада Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студент кампусында республика һәм федераль мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуы вакытында “Ник икенче тапкыр сайлауга барасыз?”,- дигән сорау да яңгырады.

   Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, ул сайлауларда катнашыргамы, әллә юкмы дигән карар кабул иткән вакытта берничә фикердән чыгып хәл иткән. Аларның кайсыберләрен якындагы 4-5 ел эчендә тәмамлау планлаштырыла.

   “Моннан тыш, шуны да аңлау кирәк: без бик тә гади булмаган чорда яшибез ,- дип белдерде Башкортстан Башлыгы. Һәм “ниндидер мәгънәдә безнең ирекле подразделениеләрне оештыруның инициаторы” шәхсән үзе булуы турында искә төшерде.

   “Без сугышучы егетләребезгә тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү эшен җайга салдык. Болар – гуманитар конвойлар, башка күп ярдәм чаралары. Миңа калса, мин бармыйм дип әйтү дөрес тә булмас иде. Минемчә, бу чорда бу эштән китәргә әле вакыт түгел,- ди Радий Хәбиров. – Безнең идарә итү командасының эше яхшы бара. Без кешеләргә вәгъдә иткән күп нәрсәне үтибез. Тагын да тәмамлыйсы һәм эшлисе вәгъдәләр бар әле”.    

Фото: Башинформ.      

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: