+6 °С
Болытлы
18 апрель көнне Иглин районының Иглин авылында 12 яшьлек Герман Иванов югалган.
«БашРегионСпас» төркеме волонтерлары хәбәр иткәнчә, малай урамга самокатта йөрергә дип чыгып киткән һәм өенә кайтмаган.
Билгеләре: буе 168 см, ябык гәүдәле, чәче кыска, күзләре көрән. Капюшонлы кара "толстовка", кара трико, кара кроссовкада була.
Күрүчеләр булса, 8-937-3-102-112 яки 112 номерына шалтыратсыннар.