Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель , 14:25

Талбазының өч тәвәккәл егете авылдашларын янгыннан коткарган

Каушап калмыйча, тиз арада ярдәмгә ташланган егетләргә афарин диясе килә.

Талбазының өч тәвәккәл егете авылдашларын янгыннан коткарган
Талбазының өч тәвәккәл егете авылдашларын янгыннан коткарган

4 апрельдә Талбазы авылында төштән соң,  шул авыл кешесе Марат Идрисов, юлда булганда, өйдә телефонын онытып калдыруын  исенә төшерә.  Капка төбенә кайтып туктауга күршеләр ягыннан төтен килүен күрә...

   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир ике дә уйлап тормыйча,  күршесе Равилны чакыра һәм алар бергәләп яна башлаган  йорт янына йөгерәләр. Икенче яктан аларга тагын бер күршеләре Владимир да кушылган.  Яна башлаган веранданы күргәч, ир-атлар аптырашта калмаганнар, чөнки анда ярдәмгә мохтаҗ булган, начар хәрәкәтләнүче хатын-кыз яшәвен белгәннәр.

   Бу вакытта ут түбәгә күчә. Марат, хуҗабикәне тәрәзә аша күреп кала. Озак уйлап тормый, үзе дә тәрәзә аша эчкә үтә һәм хатынга  чыгарга ярдәм итә. Аңа Владимир һәм Равил ярдәмләшә. Бергәләшеп апаны җиргә бастыралар. Ул вакытта инде янгын сүндерүчеләр дә килеп җитә.

   Талбазы авылында яшәүче Марат Идрисов, Владимир Федоров һәм Равил Шакировның  батырлыгы һәм тәвәккәллеге аркасында өлкән яшьтәге хатын-кыз янгыннан коткарылды. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аларны бүләкләү турында кирәкле документлар әзерли», - дип хәбәр итәләр ведомствода.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: