Стәрлетамакта яшәүче 66 яшьлек ханым телефон мошенникларының корбаны була язган.
Элегрәк мәгариф өлкәсендә эшләгән хезмәткәргә министрлыктан һәм музыка мәктәбе директоры исеменнән шалтыратып, банк счетыннан кемдер акчасын урларга уйлый, дип ышандырганнар. Хатын куркып, банкка барган. Анда яткан 1 млн сум акчасын, телефон аша теге кешеләр өйрәткән схема буенча, чит кеше счетына күчерергә уйлаган.
Банк хезмәткәре аның белән сөйләшкәндә ханымның үз-үзен сәер тотуын сизеп калганнар. Сорауларга анык кына җавап бирмәгәч, эшнең нидә икәнен аңлап алып, операцияне туктатканнар һәм полиция чакырганнар.
Полиция хезмәткәрләре оператив рәвештә килеп, ханымның мошенникларга акча күчерергә уйлавын ачыклаган. Шалтыраткан кеше бернинди дә мәгариф министрлыгы белгече булмавын аңлатканнар. Банк һәм полиция хезмәткәрләренең игътибарлы булуы һәм тырышлыгы аркасында пенсионер акчасын саклап калган.
Автор фотосы.
Чыганак: Башинформ