Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель , 02:11

Мигрантларга таксида эшләүне тыйганнар

Бөркөнне генә концерттан Нурулло Сафарович белән кайттым...

Камчаткада яз ахырыннан алып мигрантларга такси өлкәсендә эшләүне тыячаклар. Бу хакта төбәк губернаторы Владимир Солодов хәбәр иткән. “Чит ил гражданнарының таксида эшләвен тыю турында карар кабул иттем. Карар быел яз ахырында үз көченә керәчәк һәм Камчаткада патентлар буенча эшләүче чит ил кешеләренә кагылачак“, — дип язган ул.

Губернатор фикеренчә, кабул ителгән чара такси өлкәсен хәвефлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Еш кына Камчаткада такисда эшләгән  законсыз мигрантлар төрле җинаятьләр кыла, дип ассызыклаган Солодов.

Атна башында Новосибирск өлкәсендә мигрантларга сәүдә һәм шәхси ташулар өлкәсендә эшләү хокукын чикләделәр. Төбәк территориясендә  эшләүче предприятиеләргә карар үз көченә кергән көннән алып ике ай вакыт бирелгән, бу срок тәмамланганчы алар үз эшчәнлекләрен яңа таләпләргә туры китергә тиеш.  

P.S. Бездә ничек булыр икән? Онлайн-банкка кереп махсус карадым, соңгы арада гына мин заказ ясаган такси водительләре Нурулло Сафарович, Фахриддини Шамсудин, Саят Мкртычович, Сардоржон Холдар-Угли булган... Әгәр бездә дә мигрантлар  өчен такси хезмәте ябылса, алар урынына үзебезнең халык эшләргә теләк белдерерме?

Чыганак: ienta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: