Җәмгыять
15 апрель 2024, 07:43

Ырынбурга Башкортстаннан волонтерлар китте

Ырынбурга Башкортстаннан волонтерлар киттеЫрынбурга Башкортстаннан волонтерлар китте
Ырынбурга Башкортстаннан волонтерлар китте

Халык фронты волонтерлары су басудан зыян күргән Ырымбур халкына ярдәм итә. Төбәкне су баскач, активистлар гуманитар ярдәм җыя башлады һәм  әйберләр кабул итү пунктларын ачтылар. Азык-төлек, гигиена чаралары, су һәм башка кирәк- яраклар предприятиеләргә һәм оешмаларга тапшыралар, алар җыю нокталарына илтә. Эш тәүлек әйләнәсенә бара. Ырынбурлыларга ярдәмгә күрше Башкортстаннан халык фронтының Яшьләр төркеме барган. Бүгенге төндә генә дә активистлар складта 1290 азык-төлек җыелмасы әзерләгән. Алар Ырымбур командасы белән бергә эшлиләр. Төбәктә гумнаборларны җыярга һәм төяп куярга, шулай ук вакытлыча урнаштыру пунктларына азык-төлек һәм эчәр су ташырга кеше җитми. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас