Башкортстанда язгы ташкын турында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә төбәк Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар. Министрлар Кабинеты башлыгы быел су басу белән бәйле хәлнең җиңел булмавын ассызыклады. Республикада елгаларны ачу процессы нормадан 5-8 көнгә иртәрәк бара. Бер үк вакытта көннәр кинәт җылыткач, кар тагын да шәбрәк эри.
- 112 системасына 61 муниципалитеттан су басу турында 900дән артык хәбәр килгән. Күпчелек очракта яңгыр һәм су агызу каналларының дөрес корылмавыннан тора. Бөтен җирдә дә су басуга юллар һәм күперләр алдан әзерләнмәгән. Елгаларның тыгылу куркынычы булган барлык районнар да тиешле дәрәҗәдә профилактик чаралар үткәрмәгән, һәм бу бозның тыгылуына китергән. Бу мәсьәләне республика дәрәҗәсендә оператив хәл итәргә һәм шартлату эшләрен башкару өчен хәрбиләрне җәлеп итәргә туры килде, – диде Премьер-министр.