Җәмгыять
15 апрель 2024, 10:41

Өмәләр узачак

Өмәләр узачакӨмәләр узачак
Өмәләр узачак

Башкортстанда апрель аенда «Яшел Башкортстан» һәм «Хәтер бакчасы» экологик акцияләре, шулай ук традицион өмәләр узачак. Аларга әзерлек барышы турында республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә фикер алыштылар.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, «Яшел Башкортстан» проектының язгы этабы 20 апрельдә башлана һәм 10 майда тәмамлана. 

«Яшел Башкортстан» чараларында 99 меңнән артык кеше катнашырга планлаштыра, шул исәптән 5 мең волонтер һәм 7 меңнән артык оешма 1 600 берәмлек техника җәлеп итеп. Акция барышында 8 меңгә якын зур агач һәм 82 меңнән артык башка үсенте утыртылачак, 72 яңа тематик аллея барлыкка киләчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас