Җәмгыять
15 апрель 2024, 15:19

Безнең сусаклагычлар хәвеф тудырмый

Безнең сусаклагычлар хәвеф тудырмыйБезнең сусаклагычлар хәвеф тудырмый
Безнең сусаклагычлар хәвеф тудырмый

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә гидротехник корылмаларның су басуга әзерлеге турында утырыш булды. Премьер-министр бу корылмаларны әзерләү һәм эшләү сыйфатына кешеләрнең һәм икътисад объектларының иминлеге бәйле булуына игътибар итте. Ул Ырынбур өлкәсендәге су басу фаҗигасе турында искә төшерде, анда дамба җимерелү нәтиҗәсендә Орск шәһәрендәге 4,5 меңнән артык йорт су астында калуы мәгълүм.

- Соңгы елларда җитди су басулар булмагач, халык "зур су" нинди фаҗигагә китерү турында онытып, суга якын җирләргә йортлар төзиләр. Безгә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен чаралар күрергә кирәк. Республика территориясендә 491 гидротехник корылма булуын билгеләп үтәм, - дип ассызыклады Андрей Назаров. Шулай ук Хөкүмәттә республиканың иң зур сусаклагычлары - Павловка, Юмагуҗа һәм Ногыш - тотрыклы режимда эшләвен ассызыкладылар. Авария куркынычы юк.

Тулырак: ПравительствоРБ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас