Өч айдан артык кибетләрдә йомырка бәяләре ярыйсы гына түбән торды. Ләкин апрельдә хаклар тагын артты. Сәбәпләре турында әйтмиләр.
Росстат мәгълүматлары буенча арту бик аз кебек — нибары 0,5%, ләкин барыбер дә сизелә.
Рәсми мәгълүматлар буенча,үткән атналарда кибетләрдә ун йомырка 112,33 сум торган. Үткән ел азагында бу сан 130 сумнан артып киткән иде. Алай гына да түгел, йомырканың дистәсе 150 сум торган очраклар да булды. Башкортстан бу җәһәттән иң югары арту темпын күрсәтте.
Шәһәр кибетләрендә эзләсәң, йомырканы очсызгарак табарга була, әлбәттә. Ләкин бу икенче категорияле йомырка гына булачак, ягъни алар бик кечкенә. Мәсәлән, «Окей» челтәрендә ун йомырка 93 сумнан тора. Беренче категория инде 115 сумнан башлана. "Магнит" та иң арзан йомыркалар - 95 сум тирәсе. "Ашан"да икенче категория өчен 105 сум сорыйлар.