Җәмгыять
12 апрель 2024, 04:04

Светофор сигналын санга сукмасаң, "права"сыз калуың бар

Бу хакта белә идегезме? 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Шушы көннәрдә социаль челтәрләр мониторингы барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  ВАЗ-2114 йөртүчесенең светофорның тыю сигналына хәрәкәт итүен тасвирлаучы  видеоматериалны ачыкланган. Уфа Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозучы билгеләнгән. Ул  – Благовещен районында яшәүче 22 яшьлек ир-ат. Аңа карата административ протокол төзелгән.

Әмма кагыйдәләрне бозучы моның белән генә чикләнми. Сипайловская һәм Чудская урамнары киселешендә шофер кабат светофорның тыю сигналына үтеп китә. Шаһитлар видеоны Дәүләт автоинспекциясенең чат-ботына салганнар.

Машина йөртүчене дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кабат туктаткан. Аңа карата юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен икенче административ протокол төзелгән.

Светофорның кызыл  сигналына кабат хәрәкәт иткән шоферга биш мең сум күләмендә административ штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр водитель таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Шулай ук машина йөртүче транспорт чарасы тәрәзәләрен техник регламентка туры килмәгән пыялалар  (тонировка)   белән җиһазлавы өчен административ җаваплылыкка тарттырылган.

Ә бит еш кына водительләр төнлә яисә  юлда машиналар  аз  булган очракта светофор сигналын инкарь итә. Әмма юл йөрү кагыйдәләренең кан белән язылганын онытмыйк, дуслар! Юлларда игътибарлы булыгыз!  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас