Җәмгыять
12 апрель 2024, 09:05

Челтәрең ап-акмы, хуҗабикә?

Ак кына түгел, ялтырап торсын өчен нишләргә?

Челтәрең ап-акмы, хуҗабикә?Челтәрең ап-акмы, хуҗабикә?
Челтәрең ап-акмы, хуҗабикә?

Челтәрләре чиста булган, тюльләре ялтырап торган хуҗабикәләр соклану уята. Ә барыбыз да челтәрне юганнан соң, аны өр-яңа итү серләрен беләбезме? Юктыр. Шулай булгач, түбәндәге киңәшләргә колак салыйк әле.

  1. Тюльне кер юу порошы, башка югычлар салмый гына салкын суга салып тотыгыз. Болай итү аңа тузаннан һәм пычрактан котылырга ярдәм итәчәк.
  2. Тюльне кер юу машинасына 30 градустан югары булмаган температурада юыгыз. Кирәк булса, алдан хуҗалык сабыны сөртегез.
  3. Юганна соң ялтырап торсын өчен махсус сыекча кулланыгыз: 3 литр суга тоз салып болгатыгыз һәм тукыманы шунда берничә сәгатькә калдырыгыз. Аннан соң, челтәр максималь дәрәҗәдә ак булсын өчен аны  серкәдә чайкатыгыз.

Гади генә киңәшләр, әмма алар челтәргә сафлык өстәр, ә сезнең кәефне күтәрер.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас