Иптәш Ын телеграммасында: «Безнең халык һәрвакыт Русия халкы белән бергә булачак» дип, Русия халкына стихия китергән казаны тизрәк бетерүне, каза күргән төбәк халкына иминлек теләгән.
Быел яз уртасында кинәт мул яңгырлы җылы һава торышының урнашуы бер яктан сөенечле хәл кебек булса, икенче яктан, аномаль яз кешеләргә зур зыян салды. Быел Русиянең 39 төбәген су басты. Илнең үзәгендә язгы ташкыннар зур казалар салмый гына үтеп китте, ә менә Идел буе һәм Урал төбәкләрендә куркыныч хәлләр туды.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына ярашлы, Русиядә ташкын сулары дистә меңнәрчә йорт һәм бакчаларга бәреп керде, йөзләрчә күперләрне, автомобиль юл участокларын җимерде. Бүген иң катлаулы хәл —Ырынбур өлкәсендә. 5 апрельдә ташкын Урал елгасының дамбасын җимерде. 250 мең кеше яшәгән Орск шәһәрен коточкыч су басты. Анда 6 меңнән артык йортка ташкын керде, 2 мең кешене эвакуацияләделәр. Ә Ырынбур өлкәсе буенча, гомумән, 10 меңнән артык торак йортны, 18 меңнән артык йорт участогын су басты. Алдан исәпләүләргә ярашлы, өлкәгә 21 млрд. сумлык каза килде. Гидротехник корылманы карап тоту буенча үз вакытында һәм тиешле чаралар күрелмәве аркасында, гадәттән тыш хәл килеп туды. РФ Тикшерү комитеты «Төзелеш эшләрен алып баруда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу» һәм «Эшкә салкын карау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.
Шулай ук Самара, Курган өлкәләрендә, Алтай краенда, аянычлы хәл килеп туды. Бу төбәкләрдә дә меңнәрчә йортларны су басты, автомобиль юлларына зыян килде. Тубыл елгасындагы су дәрәҗәсенең 11 метрга кадәр күтәрелүе көтелә. Шул сәбәпле ташкын Курган кала үзәгенә кадәр килеп җитмәгәе дигән куркыныч бар. Бу төбәкләрдә дә кешеләрне эвакуацияләү эшләре бара.
Менә шулай, бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри. Без чираттагы тапкыр табигать казасына әзер булып чыкмадык. Белгечләр Себер һәм Ерак Көнчыгышта да көчле ташкыннар көтелә дип фаразлый.
Фото:ntv.ru