Җәмгыять
9 апрель 2024, 09:50

Үзенең - 120 меңен, ресторанның 7 миллион сумын мошенникларга биргән

Баш бухгалтер ханымның башын әйләндергәннәр.

Үзенең - 120 меңен, ресторанның 7 миллион сумын мошенникларга биргәнҮзенең - 120 меңен, ресторанның 7 миллион сумын мошенникларга биргән
Үзенең - 120 меңен, ресторанның 7 миллион сумын мошенникларга биргән

    Әйләнә-тирәбездә мошенниклардан алданучылар һаман да очрап тора, җәмәгать. Саннарга күз салсак, чәчләр үрә торырлык: республикада яшәүчеләргә мошенниклардан килгән зыян тәүлек эчендә 13 (!!!)  миллион сумнан артык тәшкил иткән.

   Башкортстан эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 28 хәбәр килгән.

  Алдану очракларының берсенә тукталыйк: Уфаның билгеле рестораннарының берсендә баш бухгалтер булып эшләүче ханым  да полициягә мөрәҗәгать иткән.  67 яшьлек хатын  полиция хезмәткәрләренә  билгесез кешеләрнең  аңа мессенджер аша шалтыратуларын  сөйләгән.  Мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, ханым билгесез банк счетларына 600 мең сумнан артык кредит акчасын, үзенең 120 мең сумын һәм ресторан счетыннан 7 млн сумга якын акчаны күчергән...

   Хәзерге вакытта мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

    Фото: ul.aif.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас