Башкортстанда 1 июньнән ятим балаларга кесә чыгымнары өчен акча бүлә башлаячаклар.
Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. Тиешле закон БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның соңгы утырышында кабул ителде.
"1 июньнән 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар ай саен 700 сум, ә өлкәннәре 1000 сум алачак. Әлбәттә, алар бу акчаны тәрбиячеләре һәм остазлары ярдәмендә сарыф итәчәкләр. Кемдер кечкенә хыялын тормышка ашыру өчен җыя башлар, кемдер сеңлесенә шоколад, я булмаса ахирәтенә чәчәкләр алыр", - дип сөйләде министр.
Яңа закон финанс грамоталылыгын тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән. Мөстәкыйль тормышка аяк баскач, балалар акчаларын ничек кулланырга кирәклеген аңлап, белеп үсәр.
фОТО: dzen.ru