Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда төбәкнең социаль йөкләмәләрне үтәүдәге мөһим казанышлары турында сөйләде.
Мәсәлән, республикада өлешчеләрнең хокуклары бозылуны тергезү буенча дәүләт башлыгы йөкләмәсен тулысынча үтәделәр. Юридик һәм икътисади чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2017 елдан республикада 14 866 кеше хокукларын тергезгән.
Владимир Владимирович, өлешчеләр өчен рәхмәт әйтергә телим. Бу республикада шундый начар яра булды, - диде Радий Хәбиров. - Без бу мәсьәләне хәл иттек. 136 проблемалы объектның яртысын төзеп бетердек, яртысы буенча түләүләр булды.
Төбәк җитәкчесе шулай ук сәламәтлек саклау системасының үсеше турында сөйләде. Тармак ярдәме белән төбәктә сабыйлар үлеме, шулай ук йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм башка авырулар саны кими. Ә узган ел республикада уртача гомер озынлыгы беренче тапкыр 73 елдан узып китте.
– Бездә күп балалы гаиләләр саны да артты, - дип өстәде Радий Хәбиров. - Димәк, өченче, дүртенче сабыйлар туа. Булган ярдәм чаралары нәтиҗәле эшли.
Башкортстан башлыгы шулай ук Русия Президентына мәктәп, колледж һәм балалар бакчалары биналарын ремонтлау программалары өчен рәхмәт белдерде. Бу белем бирү учреждениеләренең матди базасын ныгытырга һәм төрле фәннәрне укыту методикаларын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Искәртеп узабыз, 2022 елдан башлап уку йортларын капиталь ремонтлау программаы буенча республика мәктәпләренең 140 бинасы ремонтланган. Ә төбәк ярдәме белән 27 урта һөнәри белем бирү учреждениесенең уку корпусларын тәртипкә китерделәр.
Социаль сәясәтнең тагын бер юнәлеше – фәнне һәм югары белемне үстерү. Мәсәлән, Башкортстан югары уку йортлары “Приоритет-2030” федераль программасында актив катнашалар.
- 2019 елда Сезнең белән очрашканда, мин нәкъ менә университетлар җәһәтеннән ярдәм сорадым. Без тормышка ашырдык. Бездә "Приоритет” программасында өч югары уку йорты, лабораторияләр, яшьләр һәм мегалабораторияләр бар, – диде Радий Хәбиров. - Без программаны нәкъ менә студентлар, аспирантлар һәм яшь укытучылар өчен эшләдек, стажировка яки торак шартларын яхшырту өчен елына 200 млн сум бүлеп бирәбез: ипотеканың беренче өлешен түләү яки торакны арендалау. Бу сорауларны хәл итәбез.
Русия хөкүмәте һәм ил башлыгы ярдәме белән Уфада шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасында студентлар кампусы төзү проектын гамәлгә ашыралар. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның февраль башында Владимир Путин 37 мең кв. м мәйданлы яңа объект – IQ-парк эшенә старт бирде.