Җәмгыять
9 апрель 2024, 15:50

Владимир Путин республикабызның икътисади үсешен югары бәяләде

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде.

Владимир Путин республикабызның икътисади үсешен югары бәяләдеВладимир Путин республикабызның икътисади үсешен югары бәяләде
Владимир Путин республикабызның икътисади үсешен югары бәяләде

Радий Хәбиров очрашуда төбәк үсешенең төп юнәлешләре турында тулырак сөйләде. Алар арасында - инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгатькә ярдәм итү, кластер сәясәте, дустанә дәүләтләр белән халыкара хезмәттәшлекне ныгыту.

Шулай итеп, үткән  ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 620 миллиард сумнан артып китте. 2022 ел белән чагыштырганда, төп капиталга инвестицияләр үсеше 7,6 процент тәшкил итте. Инвестицияләр күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында 3нче һәм илдә 16нчы урында.

Төбәк җитәкчесе ассыклавынча, соңгы 5 елда республика икътисадына инвестицияләр 1,5 тапкыр арткан, бу - Русиянең уртача күрсәткечләреннән ике тапкыр югарырак. Владимир Путинны "Инвестиция сәгате" форматында тематик киңәшмәләр кызыксындырды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мондый чаралар республика территориясендә яңа проектларны тормышка ашыруга ярдәм итә.

- Һәр пәнҗешәмбе мин Инвесткомитет җыям. Мин үзем инвесторларны кабул итәм, карарларны шунда ук кабул итәбез, - диде  төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров шулай ук төбәк территориясендә преференциаль территорияләрнең эшләве һәм тармак кластерларының үсеше турында сөйләде. Алар арасында Стәрлетамак шәһәрендәге «Станкостроение» НПО базасында төзелүче станоклар төзү кластеры да бар. Төбәк икътисады өчен дустанә дәүләтләр белән халыкара хезмәттәшлекне ныгыту зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта - Белоруссия һәм Казахстан.

- Безгә, әлбәттә, сәнәгать компетенцияләре мөһим, - дип белдерде Радий Хәбиров. - Без Русия Минпромы белән Башкортстан һәм Беларусь сәнәгать кластерын формалаштырабыз. Тугыз айда ашлык киптерү җайланмалары җитештерүче предприятие төзелде. Башкортстанда беренче тапкыр экскаваторлар, грейдерлар, бульдозерлар, төягечләр һәм башка техника чыгарачакбыз. Болар барысы да - инвестицияләр. Без төбәккә инвестицияләр җәлеп итә алдык.

Республика Башлыгы, шулай ук, быел көз Уфада Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы узачагын искәртте һәм Русия Президентын Башкортстан башкаласына чакырды.

 Владимир Путин төбәк үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте.
- Радий Фәритович, гомумән, барысы да уңышлы бара. Планнар да күп, нәтиҗәләр дә яхшы, – диде дәүләт башлыгы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас