Җәмгыять
9 апрель 2024, 10:40

Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашачак

Нәрсә турында сөйләшерләр?

Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашачакВладимир Путин Радий Хәбиров белән очрашачак
Владимир Путин Радий Хәбиров белән очрашачак

    9 апрельдә Путин  Хәбиров белән очрашачак. Көн тәртибендә – төбәктәге  хәлләр турында фикер алышу, диде журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

    "Бүген Кремльдә Президентның гадәти эш очрашулары һәм киңәшмәләре планлаштырылган. Анда доклад белән Башкортстан җитәкчесе Хәбиров та булачак",-диде матбугат сәркатибе һәм Путинның традицион рәвештә төбәкләр белән эшен дәвам итүен билгеләп үтте.

 "Хәбиров республикадагы хәлләр турында хәбәр итәчәк", - дип төгәлләде Песков һәм Башкортстанның илнең иң мөһим зур төбәкләренең берсе булуын ассызыклады.

"Башка очрашулар ачык булмаячак", - дип өстәде Кремль вәкиле, дәүләт башлыгының эш графигы турында сөйләгәндә.

Фото: zianzori.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас