Җәмгыять
9 апрель 2024, 15:15

Владимир Путин: “Кешеләр белән эшләргә кирәк”

Владимир Путин Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашуын хуплады.

Владимир Путин: “Кешеләр белән эшләргә кирәк”Владимир Путин: “Кешеләр белән эшләргә кирәк”
Владимир Путин: “Кешеләр белән эшләргә кирәк”

Русия Президенты Владимир Путин Радий Хәбировның 2024 елның сентябрендә узачак Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашуын хуплады. Бу хакта дәүләт башлыгы һәм төбәк җитәкчесе очрашуында сүз барды. Сөйләшүләр Мәскәүдә үтте.

 Радий Хәбиров республика үсешенең өстенлекләре турында сөйләде. Алар арасында  - махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә һәм икътисадның тотрыклы эшенә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

– Үз ягымнан сезгә ярдәм итәр өчен барысын да эшләячәкмен, халык та үз сүзен әйтер,- диде Владимир Путин. - Кешеләр белән эшләргә кирәк, бигрәк тә бу чорда, турыдан-туры, күбрәк һәм ешрак очрашырга, тыңларга кирәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас