Җәмгыять
9 апрель 2024, 05:19

Уфада исерек килеш 9 машина йөртүче тотылган

Аз гына микъдарда кулланылган алкоголь дә водительнең хәрәкәт контролен югалтуына китерә.

Уфада исерек килеш 9 машина йөртүче тотылганУфада исерек килеш 9 машина йөртүче тотылган
Уфада исерек килеш 9 машина йөртүче тотылган

Узган тәүлектә Уфада 9 исерек машина йөртүче тоткарланган, дип хәбәр итә шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе.

8 апрельдә республика башкаласында барлыгы 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше, (шуларның берсе бала)зыян күргән. Шулай ук 386 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында:

64 хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен;

55 юл билгеләрен исәпкә алмау, таләпләрен үтәмәү;

33 җәяүлеләргә юл бирмәү;

12 пассажир урынында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу;

51 җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас