Җәмгыять
9 апрель 2024, 08:00

“Хәлләрен белешегез”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров май бәйрәмнәрендә махсус хәрби операциядә  катнашучыларының туганнары белән очрашырга  планлаштыра.

“Хәлләрен белешегез”“Хәлләрен белешегез”
“Хәлләрен белешегез”

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров май бәйрәмнәрендә махсус хәрби операциядә  катнашучыларының туганнары белән очрашырга  планлаштыра. Бу хакта ул дүшәмбе көнне республика белән идарә итү үзәгендә  хөкүмәтнең  оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

   Муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм  күрсәтү мәсьәләсен даими контрольдә тотарга чакырды.

     "Алда – май  бәйрәмнәре, Җиңү көне. Зинһар, сугышчыларыбызның хатыннарын, әти-әниләрен чакырыгыз. Шул ук вакытта һәлак булган сугышчыларның туганнары һәм якыннары аерым игътибар таләп итә. Алар янына үзегез керегез, хәлләрен белешегез. Мин шулай итәргә планлаштырам. Кайбер гаиләләргә үзем керәм”, - диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас