- Безнең өчен бу - төп бурыч. Республикага, чыннан да, бүген моннан да мөһимрәк бурыч юк дигән юнәлеш бирдек. Бу, беренче чиратта, яугирләребезгә ярдәм. Башкортстаннан күп егетләр сугыша, безнең егетләр, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Барлык төбәкләр, без бер-беребездән өйрәнәбез, шуңа күрә үзебез нинди ярдәм чаралары күрсәтә алуыбызны карадык. Ике ел эчендә ярдәмгә 7 млрд сумнан артык акча җибәрдек. Болар - барысы да конкрет әйберләр.
Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең барлыгы 39 чарасы эшли. Ярдәм комплекслы күрсәтелә, шул ук вакытта хәрбиләрнең балаларына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, балалар бакчаларына - 4 838, түгәрәкләргә 3 890 бала бушлай йөри. 5-11нче сыйныфларда 5 427 укучы һәм 987 колледж студенты бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, шифаханә-курорт дәвалануын 3,9 мең яугир һәм аларның гаилә әгъзалары, шул исәптән 1,2 мең бала алган. Шәхси торак йортларны газлаштыру сертификатлары белән 470 кеше тәэмин ителгән. 2022 елда транспорт салымы буенча ташламаны 1,4 меңнән артык хәрби хезмәткәр рәсмиләштергән.
Төбәк җитәкчесе сугышчылар өчен ярдәмнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм бу юнәлешне алга таба үстерү планнары турында белдерде.