Башкортстанда 2023 елда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә 5,1 миллиард сум акча юнәлтелгән булган.
Быел, 2024 елда инде бу сумма 6,1 миллиард сумга җиткерелә. Болар хакында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә төбәкнең финанс министры Лира Игтисамова хәбәр итте.
Республикада бүген СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 39 төрле ярдәм төре тормышка ашырыла. Ярдәм комплекслы рәвештә алып барыла, шул ук вакытта хәрбиләрнең балаларына аерым игътибар бүленә. Мәсәлән, 3890 бала төрле түгәрәкләрдә бушлай шөгыльләнә, 4838 сабый балалар бакчаларына бушлай йөри. 55-11 сыйныфта укыган 5427 укучы һәм 987 колледж студенты кайнар ризык белән тәэмин ителә.
Моннан тыш, санаторий-курортларда дәвалану, шәхси йортларда газ үткәрүгә сертификатлар бирү һ.б. күп төрле ярдәм чаралары тормышка ашырыла.