Җәмгыять
8 Апреля 2024, 07:35

Яңа туган кызга малай исеме кушканнар

Нәрсә уйлап шулай эшләгәннәрдер...

Яңа туган кызга малай исеме кушканнарЯңа туган кызга малай исеме кушканнар
Яңа туган кызга малай исеме кушканнар

Башкортстанда яңа туган кыз балага малай исеме биргәннәр.

Әти-әнисе кызларына Кирилл дигән исемне сайлаган. ЗАГС реестры бу исемне сирәк кушыла торган исемнәр исемлегенә керткән.

Шулай ук, кызларга сирәк кушыла торган исемнәр арасында Севиль, Мирай, Эммилия, Лейли исемнәре бар. Малайларга исә Анир, Шамил, Сулаймон, Серафим һәм Ронель дип кушканнар.

Быел популяр исемнәр дип Әминә (138 балага шулай дип кушканнар), Ясминә (109), София (106), Ева һәм Арина (100), малайларга Әмир (137), Тимур (113), Матвей (103), Марк (100) һәм Артем (99) табылган.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас