Җәмгыять
8 апрель 2024, 17:02

Телефон акча “йотамы”?

Пенсионер ханым үзенең саклаудагы 421 мең сум акчасын һәм тагын да 150 мең сумны кредитка алып мошенниклар кулына тапшырган.

Телефон акча “йотамы”?Телефон акча “йотамы”?
Телефон акча “йотамы”?

Пенсионер ханым үзенең саклаудагы 421 мең сум акчасын һәм тагын да 150 мең сумны кредитка алып мошенниклар кулына тапшырган.

   Кушнаренкода яшәүче 69 яшьлек апа, күпме мошенниклык очраклары хакында ишетә килеп тә, алданган. Эш болай була: аферистлар үзләрен аңа пенсия фонды хезмәткәрләребез дип таныштыра һәм пенсияләрнең “яңадан исәпләнәчәге” турында хәбәр итә. Ләкин моннан алда алар апага саклауда булган бар акчаларын югалтмау өчен махсус операция үткәрергә кирәклеге хакында әйтә. 

   Алар сүзенә ышанган пенсионер мошенникларның күрсәтмәсе буенча эш итә башлый. Ул, җитмәсә, кредит та алып, шуңа үзендә булганнарын да кушып, барлыгы 571 мең сумны тегеләр исәбенә күчерә.

   БРның Эчке эшләр министрлыгы искәртә: шикле шалтыратулар булса, сөйләшүне өзегез! Акчаларыгызны мошенниклар “хәвефсез” дип ышандырырга тырышкан исәпләргә күчермәгез! Банкта кредит алсагыз, нинди максатка алуыгызны хәбәр итегез!

Фото: securitymedia.org

 

     

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас