Апрель аенда Уфабыз торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсендәге гаять эре тармак мәйданына әвереләчәк: анда “Управдом” дип аталган республика форумы үтәчәк.
“Управдом” Республика форумының башы 2019 елга барып тоташа. ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә-комплексы мәйданында узачак әлеге чараның төп максаты – шул җирлектә яшәүчеләр белән берлектә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә булган проблемалар хакында уртага салып киңәшләшү, җирлекләрне төзекләндерү, проблемалардан чыгу юлларын табу һәм киләчәккә планнар кору.
Форум үз эшен 12 апрель көнне ВК-ЭКСПО бинасында иртәнге 09.00 сәгатьтә башлаячак. Адресы: Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 158.