+21 °С
Болытлы
Уфада узачак бу зур чарага Русиянең 17 төбәгеннән, Казахстаннан һәм Белоруссиядән кунаклар киләчәк.
“Экология һәм технологияләр” дип аталган VIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм Экологик форум 11-13 апрель көннәрендә “ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында үтәчәк. Форум Русиядә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге иң эре һәм кирәкле тармак чараларының берсе булып тора.
Форум кысаларында 27 эшлекле чаралар үткәрү планлаштырыла. Күргәзмәдә 80 компания катнашырга теләк белдергән.