Җәмгыять
8 апрель 2024, 16:39

Чәчүгә төшәр чор җитә

Бүген Республика белән идарә итү йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде. Утырыш барышында язгы-кыр эшләренә әзерлек алып бару турында да сүз барды.

Чәчүгә төшәр чор җитәЧәчүгә төшәр чор җитә
Чәчүгә төшәр чор җитә

Бүген Республика белән идарә итү йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде. Утырыш барышында язгы-кыр эшләренә әзерлек алып бару турында да сүз барды.

   Вице-премьер – төбәкнең авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, узган елда яңа уңыш өчен 390 мең гектар җиргә уҗым культуралары чәчелгән, бу 2022 елның күрсәткечләре белән чагыштырганда,31,5 процентка күбрәк. Алынган мәгълүматларга караганда, чәчелгән ужымның 95 проценты яхшы хәлдә кыш чыккан.

   Быелгы чәчү мәйданын 2,078 миллион гектарга җиткерү планлаштырыла. Каты бодай, бөртекле-борчаклыларны һәм техник культураларны күбрәк чәчү планлаштырыла.

   -Республика язгы чәчү кампаниясен үткәрүгә тулысынча әзер, диде үз чыгышында Илшат Фазрахманов.- Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләренә ярашлы, апрельнең икенче яртысында кайсыбер районнар кыр эшләренә тотына алачак.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас