Җәмгыять
8 апрель 2024, 12:39

2030 елга нинди максат куйдык?

2023 елда Башкортстанда уртача гомер озынлыгы 73,2 яшь тәшкил иткән.

2030 елга нинди максат куйдык?2030 елга нинди максат куйдык?
2030 елга нинди максат куйдык?

2023 елда Башкортстанда уртача гомер озынлыгы 73,2 яшь тәшкил иткән. Шулай итеп, без көтелгән гомер озынлыгы буенча бар тарихыбызда зур югарылыкка ирештек.

   Болар хакында БР премьер-министры Андрей Назаров үзенең отчет докладында бәян итте.

   -Балалар дөньяга килү дәрәҗәсе бездә гомум ил күләмендәге уртача санга туры килә – 1000 кешегә 8,7 сабый туу. Балалар үлеме ике тапкырга кимеде – 1000 исән-сау туган балаларга – 3,9 очрак. Үлемнәр теркәлү кими бара, үткән елда 1000 кешегә 11,7 үлем очрагы туры килгән. Бу соңгы 25 ел эчендә иң түбән күрсәткеч,- диде Андрей Назаров. – Без моның белән тукталып калмаячакбыз, һәм ил Президенты куйган максатка ирешү өчен тырышачакбыз: ягъни уртача гомер озынлыгын 2030 елга кадәр 78 яшькә җиткерү өчен.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас